Лениногорскилылар, балаларыгыз һәм әти-әниләрегез турында онытмагыз

2018 елның 31 октябре, чәршәмбе

Лениногорск суд приставлары үзләренең балалары турында оныткан әти-әниләр белән аңлату эшләре алып бара, административ җаваплылыкка тарталар. Быел 72 шундый белешмә төзелеп, суд тарафыннан каралган. Унбер бурычлы административ арестка алынган, алимент түләмәгән 60 кешегә мәҗбүри эш билгеләнгән. 

Төп максатлары алиментны түләргә кирәклеген аңлату, тик тәрбия-профилактика эшләре һәрвакыт тәэсир итми, ди алар. Шуңа мәҗбүри чаралар күрәләр, качып ятучыларны розыскка бирәләр.

Ун меңнән артыграк бурычы булган кешегә ил чикләреннән чыгып китү мөмкинлеге чикләнүен дә искәртә алар. 

Җинаять җаваплылыгына тартылган алимент түләмәүчеләр дә бар. Мәсәлән, быелның 10 ае эчендә суд приставларының Лениногорск бүлеге тарафыннан 46 җинать эше кузгатылган. Алар судка җибәрелеп, әлеге затларга карата хөкем карары чыгарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International