Лениногорскида комсомолның 100 еллыгын билгеләп үттеләр

2018 елның 30 октябре, сишәмбе

Мәдәният сараенда оештырылган җылы чарада Лениногорскиның   комсомол тарихында тирән эз калдырган иптәшләр, шул чорда җаваплы эшләр башкаручы мөхтәрәм затлар, өлкән буын вәкилләре чакырулы иде.Алар өчен мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан концерт программасы тәкъдим ителде, комсомол вәкилләре котлаулар кабул итте. Залда утыручыларны район башлыгы Рәгать Хөсәенов  тәбрик итте.

-Без, бүгенге яшьләр, комсомол ветераннарына зур рәхмәтле. Бөек Ватан сугышында комсомолларның батырлыгы, сугыштан соңгы елларда илне торгызуда аларның фидакарь хезмәте – безнең өчен үрнәк, -диде ул чыгышында.

  Бәйрәм чарасында күпләргә“Ленин комсомолына 100 ел” ордены һәм таныклыгы тапшырылды. Шулай ук бу көнне шәһәр һәм районында актив катнашучы яшьләрне дә билгеләп уздылар, аларга Рәхмәт хатлары тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International