Лениногорск авыллары халкының үпкәләрен тикшерәләр

2018 елның 29 октябре, дүшәмбе

Районда авыл халкына профилактик флюорография тикшерүләре бара, дип хәбәр итә муниципаль порталы. График буенча Бөгелмә тубдиспансеры авылларга чыга. 24 октябрьгә 1 мең 700 кеше тикшерелгән, 3 меңнән артык кешене тикшерәсе калган.

Район һәм шәһәрдә тугыз ай эчендә 18 кешедә туберкулез авыруы ачыкланган. Шуның 44 проценты, ягъни 8 кешедә флюорография вакытында ачыкланган.

Сәламәтлеген һәрдаим кайгыртып торучылар моңа бармак аша гына карамый, ел саен тикшеренү уза, шулай кирәк тә, ди табиблар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International