Лениногорскида көзге вакансияләр ярминкәсе узды

2018 елның 25 октябре, пәнҗешәмбе

Лениногорск мщшгуллек үзәге тарафыннан көзге вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырылды. Әлеге чарада халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә исәптә торучы һәм теләге булган һәркем катнаша алды.

Очрашуга 13 предприятие: "Лениногорск политехник көллияте" ДАҺБУ, "Компания Карлен" ҖЧҖ, "УралСтройНефть" ҖЧҖ, "Гиара" ҖЧҖ, "Водоканал" ҖЧҖ, "Самитэк-М" ҖЧҖ, "Виктория" КФХ, "Төзү-сынау лабораториясе" ҖЧҖ, "Таттелеком" ГАҖ һәм "Акфор Дизель" ҖЧҖ (Бөгелмә шәһәре) кадрлар хезмәте вәкилләре килде.

Эш бирүчеләр тарафыннан түбәндәге белгечлекләр буенча вакансияләр тәкъдим ителде: менеджер, турыдан-туры сату агенты, ПТО башлыгы, тендерлар буенча менеджер, төрле белгечлек табибы, инженер, токарь, электрогазосварщик, тегүче, кухня эшчесе, эшче, техник, агроном һ.б.

Ярминкә вакытында эш бирүчеләр һәм чакырылган гражданнар арасында тыгыз хезмәттәшлек күзәтелде. Эш бирүчеләр бирелгән барлык сорауларга җавап бирде, оешманың социаль сәясәтен аңлаттылар. Шулай ук Лениногорск шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең вакансияләр банкы тәкъдим ителде.

Ярминкәгә 125 дән артык кеше килгән. Алар барысы да эшкә урнашу, һөнәри яңадан укыту, хезмәт һәм социаль гарантияләр мәсьәләләре буенча консультацияләр алды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International