Район башлыгы Рәгать Хөсәенов республика киңәшмәсендә катнашты

2018 елның 25 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында 2018 елның 9 ае эчендә республиканың берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары 2018 ел азагына кадәр финанс, казначылык һәм салым органнарының бурычлары турында Татарстанның финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсе узды.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры  Алексей Песошин да катнашты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, быелның 9 ае эчендә ҖТП үткән елның шушы чорына карата 101,5%ка үтәлгән, сәнәгать җитештерүе индексы – 101,9%, ваклап сату әйләнеше 5,9%ка арткан. Төзелеш комплексы буенча 2,5%ка кимү күзәтелә. «Минемчә, без барлык планлаштырылган объектларны тапшырырбыз – бу күрсәткечләрне яхшыртып булыр, дип уйлыйм», - диде ТР Президенты.

Утырышта Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин, Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин һәм Федераль казначылыкның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Рөстәм Нуриәхмәтов та чыгыш ясады. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International