Лениногорскида «Халык контроле” порталына килгән мөрәҗәгатьләрнең хәл ителүенә кагылышлы киңәшмә үтте

2018 елның 25 октябре, пәнҗешәмбе

Киңәшмәдә “Халыке контроле” бүлеге начальнигы Рөстәм Низамеев катнашты. Мөрәҗәгатьләрнең үтәлеше турында шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Ринат Ялаков чыгыш ясады. Быелның 18 октябренә системада 698 заявка басылган, шуның 439 ы хәл ителгән.  Рөстәм Низамеев башкарма комитет эшен канәгатьләнерлек, дип атады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International