24 сентябрьдә «Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсенең кабул итү бүлмәсендә республика Дәүләт Советы депутаты Ринат Шәфигуллин гражданнарны кабул итте. Аңа халык торак-коммуналь хуҗалыгы, бадминтон үсеше, бинаны ремонтлау, китап чыгару мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итте.