Лениногорскилыларга «Балалар соравы» хокукый ярдәм күрсәтү көне үткәрелә

2018 елның 24 октябре, чәршәмбе

31 октябрдә республикада бала хокуклары буенча вәкил Дәүләт Советының социаль сәясәт буенча комитет рәисе  С.Захарова, республика министерлыклары һәм ведомстволары белән берлектә,  «Балалар соравы» хокукый ярдәм күрсәтү көне үткәрә. Әлеге чараның максаты – балигъ булмаганнарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча консультатив, хокукый һәм юридик ярдәм күрсәтү. Ул Яр Чаллы шәһәрендә 1 нче Балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда  (Чәчәкле б-р 16) узачак. Тел.: +7 (8552)-56-91-15. Кабул итүгә язылырга кирәкми.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International