Лениногорскилыларны музейга күргәзмәгә чакыралар

2018 елның 24 октябре, чәршәмбе

Туган якны өйрәнү музеенда үзенчәлекле күргәзмә ачылды.

“Йөз еллыклар аша караш” дип атала ул,  өч зур тарихи вакыйгага багышланган.Күргәзмәне музей фондында булган һәм якташларыбыз ярдәме белән тупланган фотолар, документлардан әзерләгәннәр.  Кызыклы фактлар белән танышырга, яшьлек елларын искә төшерергә була, күргәзмә мәктәп укучылары һәм студентлар өчен дә кызыклы булыр, дип уйлыйбыз, ди музей хезмәткәрләре.

Күргәзмә 27 октябрьгә кадәр эшли,  сишәмбедән шимбәгә кадәр килергә була, белешмә өчен телефон: 5-05-91.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International