Юбилей кичәсе 11нче гимназиянең актлар залында үтте. Чишмәлеләрне котларга Казаннан, Яр Чаллы, Әлмәттән кунаклар килде. Бик матур теләкләр булды, бүләкләр тапшырылды. Берләшмәнең башында торганнарны хөрмәт белән искә алдылар.