Лениногорскида янгын чыккан

2018 елның 23 октябре, сишәмбе

22 октябрь көнне 10 сәгать 45 минутта 66нчы янгын сүндерү частенә Федотовка авыл башлыгыннан авылда, бер йортта янгын дигән хәбәр килә.

Янгын булган урынга - йортка Федотовка янгын сүндерү бүлекчәсе килә. Янгын сүндерүчеләрне йорт хуҗасы каршы ала, аның әйтүенчә өйдә кеше булмый. Коткаручылар килгән вакытта йорттагы ике бүлмәдә һәм чердакта “ут телләре” була.

Нәтиҗәдә, янгын 60 квадрат метр мәйданга зыян сала. Янгынның беренчел сәбәбе – электр җиһазларын монтажлаганда кагыйдәләрне бозу, дип хәбәр итә Лениногорск янгын күзәтчелеге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International