Утырыш иртәнге сәгать унда башланды. Утырышны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды.
Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Хөкүмәте әгъзалары һәм башка чакырылган затлар катнашты. Көн тәртибен раслау алдыннан ТР Дәүләт Советы депутатлары Керчь фаҗигасында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Дәүләт Советы Президиумы утырышның көн тәртибенә 33 мәсьәлә тәкъдим иткән иде.