Шушы көннәрдә үзәк район хастаханәсе поликлиникасы һәм хатын-кызлар консультациясе, ремонттан соң, тантаналы төстә ачылды. Капиталь ремонт нәтиҗәсендә, алар бик зур үзгәреш кичергән, заманчалашканнар, ул бинаның тышкы ягыннан ук күренеп тора.Утыз биш меңнән артыграк кешегә медицина хезмәте күрсәтүче поликлиника бинасы кулланылуга 1960 елда тапшырылган булган. Шул вакыт эчендә, бина, әлбәттә, шактый таушалган, санитар - гигиена таләпләренә дә туры килмәгән. Хәзер элекке поликлиника белән “яңасын” бөтенләй чагыштырырлык түгел. Өч каты да күз явын алырлык: үзе чиста, үзе якты, иркен һәм уңайлы. Бинаның түбәсе, ишек-тәрәзәләре яңартылган, су линияләре, канализация, электр челтәрләре алыштырылган, кайбер җирләрдә планировканы да бераз үзгәрткәннәр, тышкы ягы әллә кайдан күзгә ташланып тора. Кыскасы, үзгәреш-яңалыкларны санап бетерерлек түгел. Һәр бүлмәгә яңа җиһазларга хәтле урнаштырганнар.
Объектларны ачу тантанасында оешма-предприятие җитәкчеләре, халык катнашты.
- Без дә, халык та сәламәтлек саклау учреждениеләренең ремонттан соң тизрәк ачылуын көттек. Табиблар, шәфкать туташлары өчен эш шартлары яхшыртылды, димәк, эшләре дә нәтиҗәлерәк булачак. Коллективка уңышлар телим, - диде район башлыгы Рәгать Хөсәенов.
“Сәламәтлек саклау учреждениеләрен модернизацияләү” республика программасы буенча башкарылган зур күләмле ремонт эшләренең беренчеләрдән безнең шәһәрдә булуын, быел флюорогорафия, туберкулезга каршы диспансер биналарында да яңарту эшләренең бар көченә алып барылуын билгеләп үтте.
- Әлеге ремонт эшләрен башкарырга ярдәм иткән предприятие-оешма җитәкчеләренә рәхмәт. Аңлашып, бердәм булып эшләдек. Халыкка сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү - төп бурычыбыз. Авырулар безгә килеп, терелеп чыксын өчен кулдан килгәнчә тырышырбыз. Биредә дустанә һәм җылы атмосфера булыр, - ди үзәк район хастаханәсенең баш табибы Айдар Яркаев.
- Поликлиника искиткеч булган, аны тасвирларга сүзләр дә таба алмыйм. Хезмәттәшләремә уңышлар, пациентларга нык сәламәтлек телим, - диде ветеран - табиб Зөһрә Кульгильдина. Ул медицинага кырык ел гомерен багышлаган, күп еллар монда терапевт булып эшләгән кеше.
Шәһәрдәшләребез Варвара һәм Михаил Лахотиннар ачылу тантанасына махсус килгәннәр. Алар һәр катны, бүлмәләрне кызыксыну белән карап чыкты. Бик матур, шәп булган, дип соклануларын яшермәделәр. Ә менә Рая Горошина үтеп барышлый гына тукталган. Шулхәтле үзгәргән, кирәкле кабинетларны ничек табып һәм танып бетерербез инде, дип борчылып та алды.
Хафаланырга кирәкми, чөнки беренче каттагы холлда ике яклап та белешмә өчен заманча өстәлләр куелган, анда медицина хезмәткәрләре утырып сезгә ярдәм итеп торачаклар. Поликлиникага килүчеләргә алар барысын да аңлатачак, дип ышандырдылар. Шунда ук табибка язылу, талон алу өчен электрон җиһазлар да куелган.
Хатын-кызлар консультациясен караучылар да соклануын яшерми, “Шикарно булган бу”, дип бәя бирде бер ханым. Район һәм шәһәрдәге кырык дүрт меңнән артыграк хатын-кызга медицина ярдәме күрсәтүче әлеге учреждение элек аерым бина булып тора иде, хәзер гинекология бүлеге ремонтланып, шунда урнашты. Хатын-кызлар консультациясенә барырга уйласагыз, Бала табу йортын узып китеп, кызыл кирпечле бинага барырга, анда зур итеп “Женская консультация” дип язылганны күрерсез. Регистратура беренче катта урнашкан, калган өч катта табиб һәм процедура кабинетлары. Чыннан да, бик шәп ремонт ясалган, коридорда, кабинетлардагы мебельләргә хәтле өр-яңа.
Ул көнне тантанада катнашучылар әлеге учреждениеләрнең озак еллар дәвамында халыкка сыйфатылы медицина хезмәе күрсәтүен теләде.