Район башлыгы Рәгать Хөсәенов авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү промышленносте хезмәткәрләре көне уңаеннан котлый

2018 елның 12 октябре, җомга

Хөрмәтле авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре, кадерле ветераннар!

Сез фидакарь хезмәтегез белән районда авыл хуҗалыгы үсешен тәэмин итәсез.  Безнең районда әлеге тармак үсешенә зур игътибар бирелә: яңа эш урыннары булдырыла, эшен башлап җибәрүче фермерларга юнәлдерелгән программа тормышка ашырыла, авыл хуҗалыгы кулланылышындагы җирләрнең уңдырышлылыгын саклауга зур игътибар бирелә.

Районның авыл хуҗалыгы җитештерүенә нигез салган  ветераннарга аерым рәхмәт сүзләре җиткерәм, сезгә сәламәтлек телим.  Бүген дә белемнәрегез, тәҗрибәгезне яшь белгечләргә тапшырып, әлеге өлкә үсешенә өлеш кертүне дәвам итәсез.

Хөрмәтле авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре! Туган җирегезгә тугрылыклы булуыгыз, район үсешенә өлеш кертүегез өчен рәхмәтемне белдерәм. Сезгә бәхет-шатлык, иртәгесе көнгә ышаныч, яңа хезмәт уңышлары телим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International