Бәйрәм театральләштерелгән күренештән башланып китте. Район башлыгы Рәгать Хөсәенов мәйданга җыелган халыкны сәламләде, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең хезмәтен билгеләп үтте. Сабантуйда республика Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова да катнашты. Ул республика Президентының котилавын укып китте. Бәйрәм концерт, милли уеннар белән дәвам итте. Бу турыда тулырак сайтның рус телендәге вариантында.