Пенсиянең яңа төре – балаларга социаль пенсия

2018 елның 30 гыйнвары, сишәмбе

2018 елдан Россиядә пенсиянең яңа төре – әти-әниләре билгесез булган балаларга социаль пенсия  кертелде. Яңа төр пенсия барлыкка килүнең сәбәбе – әти-әнисе билгесез булган, ягъни ташлап калдырылган балаларның балалар йортларыннан, яисә уку йортларын тәмамлап киткәндә, матди хәлләренең авыр булуында.

Әлеге пенсияне алучыларга: туу турында теркәү эчке орган вәкилләре, опека органнары,  медицина оешмасы, яисә башка социаль ярдәм күрсәтү оешмалары тарафыннан бирелгән балалар керә. 

2018 елда Лениногорск районы һәм шәһәре буенча, мондый балалар теркәлмәде, дип хәбәр итә Лениногорск буенча пенсия фонды идарәсе.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International