22 гыйнварда Лениногорскига епископ Мефодий килде, ул төзелеп килүче храмны карады. Аны Никольский храмы настоятеле иерей Николай Псурцев каршы алды. Аның белән бергә Казаннан архитекторлар да килгән иде. Алар эшләгәнне карады, киләчәккә планнар белән танышты.