Лениногорскида ике катлы йортта янгын чыккан

2018 елның 22 гыйнвары, дүшәмбе

21 гыйнварда төн уртасында янгын сүндерү бүлегенә шәһәрдәге Спортивная урамындагы тулай торакта янгын чыгуы турында хәбәр килә.

Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә, беренче һәм икенче кат тәрәзәләреннән төтен чыга торган була. Янгын нәтиҗәсендә 1961, 2016 һәм 2017 елгы өч кеше зыян күрә. Алар үзәк район хастаханәсенә озатыла, анда табиблар агуланганнар, дигән диагноз куя. Янгын сүндерүчеләр баскыч аша 10 кешене коткаралар.

Янгынның нәтиҗәсе бик тә аяныч тәмамланырга мөмкин. Шуңа янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк. Өйдән чыгып киткәндә, электр приборларының розеткадан алынган, газның сүндерелгән булуын тагын бер кат карап чыгыгыз

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International