Әлеге масштаблы акциядә 18нче балалар бакчасы катнашты. Сигнал жилетлар кигән тәрбиячеләр, ГБУ “БДД” бүлекчәсе начальнигы Зөлфия Мөдәррисова белән берлектә, юлда йөрүчеләрнең игътибарын җәлеп итте. Җәяүлегә юл бирергә кирәклеген, кагыйдәләрне үтәүнең мөһимлеген аңлатырга тырышты.