Лениногорскиның 18нче балалар бакчасында спорт бәйрәме үтте

2018 елның 19 гыйнвары, җомга

18нче  балалар бакчасында "Әти, әни, мин - спорт гаиләсе" ярышлары узды.

Анда әти-әниләр һәм балалар ярышты. Алар үзләренең физик әзерлекләрен, тапкыр һәм зирәклекләрен күрсәтте.

Әлеге ярышларда катнашырга шәһәребезнең 4нче, 5нче, 6нчы, 11нче, 17нче һәм 18нче балалар бакчаларыннан берәр гаилә килгән иде. Беренче урынны 17нче-18нче бакчаның бердәм командасы яулады.

Икенче урында 4нче-5нче бакчаның бердәм командасы.

6 нчы, 11 нче бакча командасы өченче булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International