Лениногорскида "Кар машинасы-2018" операциясе бара

2018 елның 17 гыйнвары, чәршәмбе

Шушы елның 15 гыйнварыннан “Кар автомобиле-2018” операциясе башланды.

Ул 7 мартка кадәр дәвам итәчәк. Бу турыда   Дәүләт техник күзәтчелегенең район буенча баш инспекторы Илнур Галимов хәбәр итте.

Әлеге чара кар автомобильләрен эксплуатацияләгәндә хокук бозуларны кисәтү буенча уздырыла. Тикшерү барышында рейдлар булачак. Гадәттән тыш хәлләр, гостехнадзор, дәүләт автомобиль инспециясе вәкилләре машинаны теркәү кагыйдәләрен, техник күзәтү узу-узмавын, йөртүченең тиешле категориягә таныклыгы булу-булмавын тикшерәчәк. Декабрь аенда кар аз булу сәбәпле, кар автомобилендә йөрүчеләр күзәтелмәгән, ул вакытта техник күзәтүгә игътибар бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International