Лениногорск спортчылары Түбән Тагилда үзләрен танытып кайтты

2018 елның 16 гыйнвары, сишәмбе

Түбән Тагилда чаңгыда трамплиннан сикерү буенча Россия Беренчелеге ярышлары Лениногорск яшүсмерләренә уңыш китерде.

Анда 51 спортчы катнашты. Максим Сергеев  (1999 елгы) 239 балл җыеп, беренче урын алды. Данил Садриев (2003 елгы) аңардан бераз гына калышып, икенче урынга лаек булды.

Шулай ук Беренчелектә  команда ярышлары да узды. Составында бспортчылар: Максим Сергеев, Данил Садриев, Александр Логинов, Нияз Галиев  булган команда алтын медаль яулады. Спортчыларны һәм тренер – Николай Герасимовны җиңү белән котлыйбыз, дип хәбәр итә “Олимпия резервы” спорт мәктәбе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International