Лениногорск Балалар китапханәсенә "101" килде

2018 елның 15 гыйнвары, дүшәмбе

Шәһәрдәге Ю.Гагарин исемендәге Балалар китапханәсендә "101" ярдәмгә ашыга" дигән тамаша узган.

Анда кунак булып 3нче балалар бакчасыннан килгәннәр. Чара барышында балалар янгынның бик куркыныч,ут белән сак булырга икәнлеген белделәр.
 
Китапханә хезмәткәре алар белән викторина уздырды. Бергәләп Л.Толстойның "Пожарные собаки" хикәясен укыдылар.
 
Соңыннан тагын да кызыклы чара булды: мультфильм карадылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International