Кадерле лениногорскилылар, хөрмәтле кунаклар, шәһәр һәм район халкы

2017 елның 31 декабре, якшәмбе

Якынлашып килүче Яңа ел бәйрәмнәре белән чын күңелдән тәбрик итәм.

Узып баручы ел вакыйгаларга бай булуы, яңа казанышлар, шатлыклы мизгелләр белән истә калды. Объектлар төзеде, социаль әһәмияткә ия булган биналарга капиталь ремонт үткәрелде, юллар ясалды, төзекләндерү эшләре башкарылды. Болар барысы да безнең тырыш, уңган авыл һәм шәһәр халкының уртак эше. Район үсешенә зур өлеш кертүегез өчен рәхмәт сүзләре җиткерәм.

Яңа елга яңа өметләр, яңа көч белән керәбез. Алда безне тагын зур эшләр көтә. Ромашкин нефть ятмаларының 70 еллыгы һәм Шөгер ятмалары табылуга 75 ел булуны билгеләп үтәчәкбез. Безнең өчен әлеге вакыйгалар тарихи әһәмияткә ия булып тора. 2018 елда яулаячак яңа уңышлар, җиңүләр бу даталар елъязмасын тулыландырыр гына.

Кадерле лениногорскилылар! Сезгә нык исәнлек, күңел күтәренкелеге, уңышлар, муллык, тынычлык телим. Яңа елда әйтелгән теләкләрегез чынга ашсын! Бәйрәм белән!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International