Керкәледә яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды

2017 елның 29 декабре, җомга

Яңа елга керергә санаулы көннәр калганда, районыбызның Керкәле авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды.

Керкәлеләрне шатлыклары белән котларга район башлыгы Рәгать Хөсәенов килде. Аның әйтүенчә, республика программалары ярдәмендә районыбызда яңа объектлар сафка баса. Менә Керкәледә – чираттагысы, ди ул. Бина озак еллар авыл халкына игелекле хезмәт итүен теләде.
 
Авыл  халкына авыл башлыгы  Галия Шириязданова да үзенең котлауларын җиткерде. “Авыл үзәгендә, матурлыгы, төсе белән  үзенә тартып тора”, ди ул.
 
ФАП мөдире Румия Хафизова 35 елга якын хезмәтен башкара. “Бик озак көттек без бу бинаны. Иске медпунктта су юк иде, стенасы да ишелә башлады. Менә яңа бинага бик шатландык. Шартлар, уңайлыклар бар”, ди ул.

Кызыл тасма киселгәч, барысы да эчке якка кереп карады, исән-сау эшләүләрен теләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International