Район башлыгы Рәгать Хөсәенов район һәм шәһәрнең барлык хехмәтләренең Яңа ел чараларына әзерлеге турында киңәшмә үткәрде

2017 елның 27 декабре, чәршәмбе
Киңәшмәдә аның урынбасарлары, администрациянең җүлек җитәкчеләре, Сергей Парамонов, Лениногорск эчке эшләр бүлеге начальнигы Александр Мищихин, шәһәрнең барлык хезмәтләре начальниклары, авыл башлыклары, массакүләм-матбугат чаралары вәкилләре катнашты.
Район башлыгы урынбасары Владимир Друк район һәм шәһәрдә узачак чаралар белән таныштырды. Оешма һәм предприятиеләрнең әзерлеге турында сөйләде.  Барлык учреждение җитәкчеләре янгын куркынычсызлыгы, террроризмга каршы инструктаж үтте. Барлык оешма-предприятиеләрдә дежур тору графигы төзелгән. Күп оешмалар, шул исәптән, ЗАГС хезмәткәрләре график буенча эшлиләр. Барлык оешмаларда, шул исәптән социаль яклау оешмаларында да яңа ел бәйрәмнәрен үткәрү вакытында янгын куркынычсызлыгы буенча боерыклар эшләнгән.
Кар явып киткән очракта, юлларны чистарту белән бәйле “Буран” планы турында шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Александр Табаков сөйләде. Янгын куркынычсызлыгы һәм иҗтимагый тәртипне саклау турында Альберт Зарипов һәм Александр Мищихин чыгыш ясады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International