Яңа ел бәйрәмнәре чорында шәһәрдә бер мәйданчыкта гына салют-фейерверклар аттырырга ярый, ул – Тукай белән Чайковский урамнары киселешендә.
Әлеге мәйданчыкта пиротехника җибәрү куркынычсыз булып санала. 25 декабрьдән Татарстанда, шул исәптән Лениногорскида да янгынга каршы махсус режим кертелде. Тиешсез урында салют аттыручыларны штраф көтә.
Пиротехника белән сак булыгыз, сәламәтлегегезгә зыян салмагыз.