Лениногорск укучылары Казанга Чыршы бәйрәменә барды

2017 елның 26 декабре, сишәмбе

Шәһәр һәм район мәктәпләренең  җиденче-унберенче сыйныфында укучы 50 иң актив бала республика Чыршы бәйрәменә Казанга барды.

Олимпиадаларда, спорт ярышларында җиңүчеләр, уку алдынгылары, талантлы, шулай ук, авыр тормышка дучар булган һәм ятим балаларны сайлап алганнар. Кунакларны республика Президенты Рөстәм Миңнеханов котлаган. Бер меңгә якын кеше катнашкан театраль тамаша караганнар. Бәйрәмнең төп сюрпризы булып, ахырдан Алексей Воробьев чыгыш ясаган. Бәйрәмнән алган хисләрне әйтеп бетергесез, фотоларга да төштек, дип сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International