Район башлыгы Рәгать Хөсәенов Рәхмәт хаты белән бүләкләнде

2017 елның 25 декабре, дүшәмбе

Казанда “Ел җитәкчесе-2017” республика иҗтимагый конкурсы лауреатларын бүләкләү тантанасы узды.

Тантанада район башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов та катнашты. Ул “Татарстанның мәдәни мирасы: борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрчеге” үзенчәлекле проектны тормышка ашыруда өлеш кертүе өчен Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Рәгать Хөсәеновның исеме “Яңарыш” Фонды хәйриячеләр китабының сигезенче томына кертелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International