Татарстан Республикасы Президенты фикеренчә, террорчылыкка каршы көрәш мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы мунициципаль районнары һәм шәһәр округлары башлыклары белән җыелулар аларга террорчылыкка каршы көрәш турында тиешле мәгълүмат алырга мөмкинлек бирәчәк.
Ул барысына да конструктив фикер алышу һәм уңышлы эшләр теләде. «Көчләребезне туплап кына без террорчылыкка нәтиҗәле каршы тора алачакбыз, – диде Рөстәм Миңнеханов азакта. – Ышанам, бу җыелулар барышында алган белемнәрегез террорчылыкка каршы көрәштә файдалы булачак».