Лениногорскида бәйрәм көннәрендә узачак чаралар

2017 елның 25 декабре, дүшәмбе
Озын яллар вакытында төрле чаралар узачак. Кайларга барырга була соң?
Беренчедән, “Юбилейный” паркындагы төп чыршыны барып карарга киңәш итәбез. Шушы көннәрдә генә аны ачып җибәрделәр, кич белән бик матур яна. Паркта җыйнак кына итеп салган шугалагы да, чана шуу өчен тавы да бар, бер кырыйдарак кардан сыннар да ясап куйганнар. Кереп киенергә җылы урыны, кайнар чәй-кофе сата торган урыны да бар. “Юбилейный” паркында бәйрәм чаралары 28, 30 декабрь (17.00-18.30), 2-7 гыйнварда (11.00-17.30) узачак. 31 декабрьдә 19.00 сәгатьтә бәйрәм концерты була.
Шәһәрдәге түбән күллектә дә бәйрәм көннәрендә чаралар үткәрү планлаштырыла. 29, 30 декабрь, 3-6 гыйнварда (11.00-12.30) балалар һәм өлкәннәр өчен халык уеннары оештырыла. Шулай ук ишек алларында территориаль җәмәгатьчелек үзидарәләре бәйрәмнәр уздыра. Белдерүләрне карап барыгыз, чакыруны игътибарсыз калдырмагыз. Ә авылларда Яңа ел бәйрәме 30,31 декабрьдә булачак. Килегез, катнашыгыз дуслар!
Актив ял итүне дә онытмагыз. Чаңгыда чыгарга,чана шуарга була. Шәһәр Боз сараена шугалакта шуарга килегез. 27,28,30 декабрьдә (14.00-21.00), 2-3 гыйнварда 12.00-16.00, 17.00-21.00, 4-7 гыйнварда 15.00-21.00 сәгатьләрдә эшли.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International