Газ җиһазлары белән саксыз эш итү янгынга китергән

2017 елның 25 декабре, дүшәмбе

Лениногорскида Шашин урамы, 25 нче йортның бер фатирында шимбә көнне янгын чыккан.

Күршеләре әйтүенчә, фатирны 5 кешелек гаилә снимать итеп торган. Янгын чыккан вакытта өйдә 2009 елгы игезәк балалар гына булган. 
Аш бүлмәсе тулысынча яна. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәнче,  игезәк балаларны билгесез зат коткарган була инде.  Алар үзәк хастаханәгә озатыла, җиңелчә ис газы белән агуланган дигән диагноз куела.

Янгын газ җиһазларын кулланганда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү нәтиҗәсендә килеп чыккан, дип фаразлыйлар.

Лениногорск буенча янгын күзәтчелеге бүлеге исегезгә төшерә:

Балаларны үзләрен генә өйдә калдырмагыз.

Караңгы төшкәч, үзләре генә урамда уйнамасыннар.

Бала белән бергәләп янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәнегез.

Фатирдагы, йорттагы электр челтәрләренә ревизия үткәрегез.

Җылыну өчен электр җиһазларын кулланмагыз.

Петарда һәм башка пиротехника сатып алмагыз.

Янгын сүндерүчеләр һәм коткаручыларны чакыру өчен телефон: - 101; кесә телефоныннан: Билайн , Мегафон, МТС – 112.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International