Лениногорскида Үзәк чыршы ачылды

2017 елның 24 декабре, якшәмбе
Шәһәрнең "Юбилейный" паркында Чыршы ачылу тантанасы булды.
Яңача бизәлгән чыршыны халык хуплады, бәйрәмнең төп “кунагы” мәрҗән утларына күмелде. Чыршы элеккегесе кебек, бик зур түгел. Паркны иллюминация утлары белән бизәгәннәр.
 
Район башлыгы Рәгать Хөсәенов  халыкны Яңа ел белән тәбрикләде. 
 
“Яңа ел бизәкләрен”дә җиңү яулаучыларга, бәйрәмне оештыруда өлеш кертүчеләргә Рәхмәт хатлары һәм дипломнар тапшырды. Кыш Бабай ,Кар кызы һәм әкият персонажлары кунакларга яхшы кәеф бүләк иттеләр. 
 
Бәйрәм программасы Мәдәният сарае үзешчәннәре чыгышы белән үрелеп барды. Чара бәйрәм салюты белән төгәлләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International