Татарстанда алдагы тәүлектә көчле буран көтелә. Күз күреме бер километрга һәм аннан да кимрәккә кадәр начарланачак. Мондый кисәтүне республика Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе таратты.
Синоптиклар фаразлары буенча, һава торышы төнлә һәм 25 декабрьдә Татарстан буенча урыны белән бозылачак. Бураннан тыш, көньяктан секундына 15 – 17 метрга кадәрге көчле җил көтелә.