Лениногорскида “Игелеклелек хатлары” бөтенроссия акциясе узачак

2017 елның 24 декабре, якшәмбе

“Российское движение школьников” оешмасының Татарстан бүлекчәсе “Игелеклелек хатлары” социаль акциясе уздыра.

Ул узган ел оештырылды. Быелгы акциягә Казан һәм Татарстан Республикасы да кушыла. Анда ятим балалар һәм инвалидлар-картлар йорты катнашачак.
 
25 декабрьдә акция безнең муниципаль районда узар дип көтелә. Ул көнне “Балалар йорты”нда тәрбияләнүчеләр укучылар хәрәкәте активистлары белән кулдан котлау открыткалары ясап, Лениногорскидагы картлар-инвалидлар йорты-интернатындагы әби-бабайларга тапшырачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International