Лениногорскида«Яңа ел бизәкләре” конкурсы җиңүчеләре билгеле булды

2017 елның 22 декабре, җомга

Шәһәр һәм район буенча “Яңа ел бизәкләре” конкурсы игълан ителгән иде, шушы көннәрдә нәтиҗәләре билгеле булды. Бинаның агы ягын, шул тирәдәге территорияне иң яхшы бизәүдә «Лениногорскнефть» идарәсе беренче урынга чыккан, икенче урында - ООО «ЛУТР», өченчедә - ЗАО «Торос-Молоко».

Учреждениеләр арасында, 2 нче мәктәп – беренче урында, үзәк район хастаханәсе – икенче, «Центр информационных ресурсов ЖКХ и С» - өченче урында.
Халыкка хезмәт крсәтү һәм җәмәгать туклануы предприятиеләре арасында, беренче урында -  «АвтоМир» кибете, икенче урында «Бэхетле» кафесы, өченчедә -  «Prince» кибете.
Авыл җирлекләре арасында, Куакбаш авылы җирлеге Яңа елга иң әзерләнгән дип табылган, икенче урында – Керлегәч җирлеге, өченчедә – Шөгер авылы җирлеге.
Шәһәр микрорайоннары һәм кварталлары арасында, беренчн урында -ООО «Арго», икенчедә - ТОСС №13, өченче урында - ООО «Жилищник».
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International