Лениногорск эшмәкәрләре "Бизнес-десант"та катнашты

2017 елның 22 декабре, җомга
Районның кече һәм урта бизнес вәкилләре Казаннан килгән  “Бизнес-десант” командасы белән очрашты. Чара эшлекле һәм җылы атмосферада чәй табыны артында үтте.  
“Бизнес десант” вәкилләре  Алабуга, Яр Чаллы, Аксубай, Нурлат, Яңа Чишмә районнарында булырга өлгергән инде. Лениногорск – “Бизнес десант” проектның унберенче мәйданчыгы.  Алар эшмәкәрләргә үз эшен үстерү перспективалары,   дәүләт ярдәме  турында аңлаттылар.
- Әлеге чараның төп максаты – эшмәкәрләрнең проблемалары белән танышу, аларны чишү юлларын күрсәтү, тикшерүләргә әзерләнү, штрафны ничек булдырмау һәм тикшерүчеләрнең  нинди вәкаләтләргә ия булуы турында аңлату, - ди команданың спикеры Әлфия Җәббарова.
Эшмәкәрләрне төрле структураларның очсыз-кырыйсыз тикшерүләре һәм вак-төяк кимчелекләр өчен дә штраф салулары нык борчый икән. Мәсәлән, күптән түгел генә үз эшен башлап җибәргән бер ханымга оешмасын ачып өлгермәс борын  штраф  сала язганнар. Нәтиҗәдә, тикшерүләре нигезсез булып чыккан.
- Безнең күпчелек проблемалар законнарны белмәүдән. Кайчакта белешмә алу өчен дә шактый күләмдә акча түгәбез. Ә бүген тәкъдим ителгән проектларда барлык нечкәлекләр дә бар, - диде ул.
 
Чарада катнашучыларда гыйнвар  аенда эшләтеп җибәреләчәк “Тикшерелгән бизнес” (“Проверенный бизнес”) проекты аеруча да кызыксыну уятты.  Әлеге махсус интернет-журнал  киләчәктә эшмәкәрләргә үзара аралашырга, фикер алышырга, үзләрен борчыган сорауларын бирергә һәм аларга  җавап алырга, тәҗрибә уртаклашырга  ярдәм итәчәк икән. Компьютердан  зур экранга  чыгарып, әлеге сайттан ничек файдаланырга кирәклеген дә аңлаттылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International