Нефть техникумы базасында заманча һөнәри белем бирү проблемаларына багышланган бөтенроссия фәнни-практик конференциясе үтте. Анда 328 мөгаллим һәм фәнни хезмәткәр катнашты, алар илнең төрле почмакларыннан килгән иде.
Мондый конференция һөнәри һәм югары белем бирү йортларының фәнни һәм практик хезмәткәрләре, бизнес һәм промышленность вәкилләре өчен ел саен үткәрелә, быел ул шәһәребезнең нефть техникумында, аның 60 еллыгына багышлап үткәрелде. Кунаклар арасында республика шәһәрләре уку йортлары мөгаллимнәреннән тыш, Коми, Башкортстан Республикасы, Омск өлкәсе, Ханты-Мансийск округы, Түбән Новгород, Екатеринбург вәкилләре бар иде.
Аларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Владимир Друк, “Лениногорскнефть” идарәсе начальнигы урынбасары-баш инженер Ринат Габдрахманов сәламләде, уңышлар теләде.
Конференция эше секцияләргә бүленеп дәвам итте. Мәсәлән, “Һөнәри белем бирүнең заманча сораулары” секциясе эшендә Чистай, Әлмәт, Лениногорск мөгаллимнәре катнашты. Чистай авыл хуҗалыгы техникумы мөгаллиме студентларны иҗади шәхес буларак үстерүнең мөһимлеген билгеләп үтте. Аларны фактларны чагыштырырга, анализ, нәтиҗә ясарга өйрәтүнең мөһимлеген әйтте. Әлмәт мөгаллимнәре көндәшлеккә торырлык белгечләр әзерләү кирәклегенә басым ясады. Ахырдан кунаклар әлеге чараның тәҗрибә уртаклашу өчен аеруча кыйммәтле булуын билгеләп үтте. Конференциядәге барлык чыгышлар бер җыентык булып басылып чыгачак.