Тыл хезмәтчәне Мещерякова Нина Андреевна 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул 1950 елда Письмянкага килеп, хезмәт эшчәнлеген башлап җибәрә. Район ЗАГСында эшли, 29 ел буе анда җитәкче булып тора. Юбилее белән аны ЗАГС бүлеге начальнигы Елена Миннигалямова, ветераннар Советы рәисе Екатерина Михайловна Михалева котлады. Шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова бүләкләр һәм Россия Президенты В.В.Путинның Котлау хатын тапшырды.