Эшмәкәрләргә һәм үз бизнесын башлап җибәрүчеләргә ярдәм итү максатыннан, “Бизнес-десант” өйрәтү семинары узачак.
Анда профессионал бизнес-тренерлар, уңышлы эшләүче эшмәкәрләр, экспертлар, юриспрудентлар, республиканың эшмәкәрләргә ярдәм итү үзәге вәкилләре катнашачак. Теләүче лениногорскилылар бу семинарда катнаша ала.
Ул 20 декабрьдә “Бәхетле” кафесында (Әгадуллин ур., 6нчы йорт) 10.00 сәгатьтә башлана. Теркәү вакыты: 9 сәгать 30 минутта. Керү ирекле.