Әлеге тантана шәһәребезнең Никахлашу сараенда узды. Паспорт алучыларны котлаучылар “Бу көн сезнең мәңге исегездә калыр”, - диделәр.
- Сезне тормышыгыздагы мөһим вакыйга һәм Россия Конституциясе көне белән котлыйм. Сезнең алда бик күп мөмкинлекләр ачылды. Бу документ белән яңа хокук һәм бурычлар да өстәлә. Сезгә нык сәламәтлек, уңышлар юлдаш булсын, илебезнең лаеклы гражданнары булыгыз, - диде башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Владимир Друк.
Әлеге дулкынландыргыч вакыйгага яшь гражданнарның әти-әниләре, укытучылары килгән иде. Күп бала анасы Елена Леонтьеваның күңеле тулган.
- Паспортлы булу - балалыктан чыгып, олы тормышка тәүге адым ясау дигән сүз. Артем - балалардан иң өлкәне. Бүген ул кулына мөһим документ алды, хәтта ышанасы да килми. Кай арада үсеп җиткән, - диде.
Ә менә егет-кызлар, киресенчә, дулкынлануларын күрсәтмәскә тырышты. Аларның шатлыклары йөзенә чыккан.
- Бу көнне түземсезләнеп көттем, - дип кичерешләре белән уртаклашты 4нче мәктәп укучысы 14 яшьлек Алсу Мортазина . – Бик дулкынланам. Паспорт үз-үземә ышанычны тагын арттыра, шул ук вакытта җаваплылык та өсти, ди ул.
Бу истәлекле көнне мәдәни һәм иҗади өлкәдә уңыш казанган егет-кызлар да катнашты. Алар район башлыгы стипендиясен алу бәхетенә иреште. Бер-бер артлы исем-фамилиясен атаган укучыларның, әти-әниләре горурлык хисләре кичергәннәрдер.