Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләре арасында республика беренчелегенең беренче әйләнеше төгәлләнеп килә.
Безнең “Нефтяник” спорт мәктәбе командалары аны төрлечә тәмамлый. Мәсәлән, “Нефтяник - 2001-2002” командасының азнакайлылар белән очрашуы 3:3кә, “Нефтяник-2005”нең бөгелмәлеләр белән уены 6:5 исәбе белән безнекеләр файдасына тәмамланды. 16 декабрьдә безнекеләр Уфа командасы белән очраша, сәгать 14.30 да башлана, 17сендә Алабуга командасы белән очрашачак, 12.00 сәгатьтә башлана, карарга килегез.