Район башлыгы Рәгать Хөсәенов Россия Конституциясе көне белән котлый

2017 елның 12 декабре, сишәмбе

Хөрмәтле лениногорскилылар! 12 декабрьдә Россия Конституциясе көнен билеләп үтәбез. Сезне әле бәйрәм белән котлыйм.

Илебезнең 1993 елның 12 декабрендә кабул ителгән Конституциясе  безнең зур үсеш алган дәүләт булуыбызны күрсәтә, халыкның гражданлык һәм  демократик  хокукларын , аның  иреклеген чагылдыра.

Без һәрчак ил һәм республика өчен уртак мәнфәгатьләр һәм фикерләр белән яшибез. Илебезнең тотрыклылыгы, муллыгы өчен намуслы һәм фидакарь хезмәт итәбез. Аны киләчәктә дә динамик үсүче, яшәү өчен уңайлы, киләчәктә икътисади  үсеш өчен перспективалы  төбәк  итеп күрергә телибез.

Сезнең барыгызга да нык сәламәтлек, тынычлык, ышаныч, барлык эш-башлангычларыгызда уңышлар һәм алга таба да тырышып хезмәт итәргә, бер-берегезне хөрмәт итеп яшәвегезне телим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International