Футбол көнен лениногорскилылар футбол уйнап үткәрде

2017 елның 11 декабре, дүшәмбе

Шәһәрнең "Яшьлек" спорткомплексында мини-футбол буенча чемпионнар супер кубогына уеннар үтте. Ул ел саен традицион рәвештә уза. Уеннар Футбол көненә багышланды.

Монда ел дәвамында бер турнирда булса да  җиңгән командалар катнашырга хокуклы. Андый командалар өчәү булды: «Юность», «Ветеран» һәм «Ремонтник».
 
Командалар арасында матчлар бик кызыклы узды. Узып баручы елның төп трофее өчен көрәш киеренке барды. Нәтиҗәдә, Лениногорск шәһәренең чемпионнар супер кубогына "Ветеран" командасы ия булды.
 
Калганнар финалчы статусын алды.
 
Командаларга дипломнар тапшырылды, уйнаучылар медальле булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International