Роспотребнадзорның Татарстан буенча Лениногорск территориаль бүлеге такси хезмәтеннән файдаланучылар хокукын яклау буенча “кайнар линия” оештырды.
Ул 8 декабрьдән 22 декабрьгә кадәр эшлиячәк. Әгәр сезнең такси хезмәтенә кагылышлы сорауларыгыз булса, 8(85595) 5-14-37, 5-36-64 телефоннары буенча иртәнге 8.00 дән 17.00 сәгатькә кадәр шалтырата аласыз.