Лениногорскилылар мошенниклар кулына эләкмәгез!

2017 елның 8 декабре, җомга

Республика салым инспекциясенң 17нче районара инспекциясе  салым орган һәм начальнигы исеменнән шалтыратып, кешене алдаучылар барлыкка килүе турында хәбәр итә.

Билгесез затлар шалтыратып,үзен салым инспекциясеннән дип таныштыра һәм банк карточкаларына 150 мең күчерергә кирәк булуы турында әйтә. Предприятие җитәкчеләре, бухгалтерлары телефоннарына банк реквизитларын, карточка номерларын җибәрәләр. Бөгелмә, Лениногорск, Азнакай, Урыссу салым түлзүчеләренә игүтибарлы булырга, алдарлар тозагына эләкмәскә кушалар. Әгәр телефоныгызга шундыйрак хәбәрләр килсә, шалтыратыгыз: 8-85594 -  4-31-36 (Ышаныч телефонвы),  8-85594-7-80-06 ( салым инспекциясенеке).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International