Анда район башлыгы Рәгать Хөсәенов, хуҗалык җитәкчеләре, зоовет белгечләр, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, идарә начальнигы Илнур Шәймарданов катнашты.“Маркс” хуҗалыгында мөгезле эре терлекләрне сыйфатлы ашату үзенең нәтиҗәсен биргән, сөт арта башлаган. Шулай ук таналар үстерү эшчәнлеген дә нәтиҗәле алып баралар.
Семинарда катнашучылар терлекчелек фермаларында булып, малларны ашату рационы белән таныштылар, симертү бүлегендә хөр үгезләрне күреп, сокландылар.
Киңәшмә мәдәният йортында дәвам итте. Биредә терлекчелек буенча 11 айга нәтиҗә ясалды.