Боз өстендә куркыныч бар

2017 елның 5 декабре, сишәмбе

Елга-күлләр юка боз белән капланды, ләкин бу әле боз өстенә ныклап аяк басарга, курыкмыйча керергә дигән сүз түгел. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр идарәсе ел саен кат-кат кисәтсә дә, бозга керүчеләр күренә.

Шәһәрдәге сулыкларда да юка боз өстенә чыгып утырган балыкчыларны очратырга мөмкин. Балыкка хирыслык хәвеф-хәтәрдән дә зуррак, күрәсең.  Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы боз калынлыгы 7 сантиметрдан да ким булганда, керү тыела, ди. Әгәр шундый очрак ачыкланса, гражданнарга 1 мең 500 дән 2 меңгә кадәр штраф яный. Вазифаи затларга тагын да күбрәк: 5 меңнән 7 меңгә, юридик затларга 50 меңнән 70 меңгә кадәр штраф салынырга мөмкин.

Соңгы көннәрдә Татарстанда бозга чыгу белән бәйле бәхетсезлек очраклары булды. Мәсәлән, 30 ноябрьдә Казанда Волга елгасыннан коткаручылар 70 яшьлек ирнең гәүдәсен тартып чыгаралар. Балыкка дип килгән булган. 1 декабрьдә Раифа монастыре янындагы күлгә балык тоту максаты белән килгән ир-ат та суга төшеп китә.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Лениногорск бүлеге искәртә: бер ялгыз гына балыкка бармаска, һәр адымны очлы боз тишкеч белән тикшерергә, ләкин үз каршыңдагы бозны аның белән ватмаска, бозга суүсемнәр, агач ботаклары ябышып туңган урынга якын бармаска, яңа гына чатнаган боз кисәге янына да барырга киңәш ителми, үз яныңда, әлбәттә, коткару чаралары: киң такта, озын колга, очына йөк бәйләнгән бау булырга тиеш.
Шунлыктан беренче тапкыр бозга чыкканда, теге яки бу сулыкны күзалларга һәм һава торышын да исәпкә алырга. Һава температурасы түбән булган саен су тизрәк туңа. Әгәр боз башта 10 сантиметр калынлыкта булса, 5 градус салкында тәүлегенә боз калынлыгы 4 сантиметрга артырга мөмкин, 10 градус салкында 6 сантиметрга арта. Ә менә боз башта 20-30 сантиметр калынлыкта булганда, аның артуы алда язылган температураларда 3-4 тапкырга кими. Кар яуса, боз катламы артуы тагын да кимиячәк.

Сак булыгыз, үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз. Бер җәяүле өчен боз катламы 10-12 сантиметр булганда гына керергә рөхсәт ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International