Район башлыгы үткәрә торган атналык планерка вакытында "Власста" реклама агентлыгы җитәкчесе Владимир Никишинны бүләкләделәр.Ул күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 60 яшьлек юбилее уңаеннан Лениногорск муниципаль районының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.