Һава шартларының бозылуы хакында

2017 елның 3 декабре, якшәмбе

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча, 4 декабрьдә болытлы һава торышы күзәтелә. Күпчелек районнарда кар, җепшек кар, карлы яңгыр көтелә.

Республикада урыны белән буран, бозлавык фаразлана. Җил көньяк-көнбатыштан, көньяктан көчле, урыны белән секундына 17 метрга кадәр булуы ихтимал. Минималь һава температурасы төнлә 0..-5, көндез максималь температура -3..-2 градус булачак. Юлларда урыны белән көчле бозлавык, кар көртләре күзәтелә.

Казанда иртәгә төнлә бераз явым-төшем, җепшек кар явуы фаразлана. Җил көньяк-көнбатыштан, уртача, урыны белән секундына 15-17 метрга кадәр булачак. Юлларда урыны белән көчле бозлавык, аерым урыннарда кар көртләре күзәтелә. Минималь һава температурасы -0..-2 градус

Көндезен дә Казанда бераз җепшек кар һәм карлы яңгыр көтелә. Җил көньяктан көчле, урыны белән секундына 15 -17 метрга кадәр булуы ихтимал. Көндезге максималь һава температурасы көндез 0..-2 градус булачак. Юлларда урыны белән көчле бозлавык булачак, дип хәбәр итә синоптиклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International